Шул макъсат белән балаларга hәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль куркыныч хәлле гаиләләрдә булдылар. Белгечләр,гаиләләрдә балигъ булмаган балалары булган ата-аналарга, жәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрделәр, шулай ук балалар белән су коенганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә алып барылды. Су коенырга куркыныч икәнлеген hәм су буенда олы кешеләрдән башка уйнарга катъгый тоела дип аңлатма бирделәр.Әңгәмә вакытында балалар су буйларында төп куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында кабатладылар.
Әңгәмә соңында ата-аналарга җәйге чорда сулыкларда балаларның куркынычсызлыгын саклау турында белешмәлек таратылды.