Югары Утар акылга зэгыйф булган балалар йорты-интернатында тэрбиялэнүчеләр өчен “Сабантуй”.

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

 

     4 июль конне Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдэме белэн , Югары Утар акылга зәгыйф балалар йорты интернатында тәрбияләнучеләр һәм Саба гимназиясендә укучы балалар өчен , Саба районы «КСК Сабантуй» мәйданында  , балалар сабантуе оештырылды.

 Сабантуйны районыбыз житәкчесе Рәис Нургали улы Минниханнов ачып жибәрде .Шулай ук бәйрәм белән котлау өчен сүз ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Абдреева Юлия Ивановнага сүз бирелде.

  Менә без көтеп алган мизгелләр дә якынлашты. Сабантуйны балалар иҗат  узәгендәге бию коллективы башлап жибәрде. Уеннар бер –берсенә урелеп барды: «Чулмәк ватыш», «Аркан тартыш», «Буләк кисү» уеннарында балалр бик теләп катнашты. Уеннар кызганнан  кыза барды. Хәрбер уен узенә курә бик мавыктыргыч иде, «Этэч тоту» уены, «Футбол» уеннары кебек кумәк уеннар балалар кунелендә уелып калды. Мәйдандагы уеннардан соң балалар рәхәтләнеп сикерү, тау шуу, шар эчендэ суда йөзү уеннарында туйганчы уйнадылар.

  Уеннан соң безне мул табыннар белән каршы алдылар .Балалар бик теләп сыйландылар .

 Бу бәйрәмне оештыручыларга балалар һәм узебез исемнән зур рәхмәт белдерәбез. Аеруча зур рәхмәтебезне әйтәсе килә бәйрәмне оештыручыбызга Галимова Голнарага. Аларга исәлек-саулык, бәхет һәм иминлек теләп калабыз.

 Мондый чаралар балаларның күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International