«Туган як» дип аталган Республикакүләм проекты кысаларында hәм «Ныклы гаилә» дигән программа нигезендә «Алабуга өлкән яшьтәгелэр hәм инвалидлар интернат-йорты»нда яшәүче Александр Федорович үзенең туган ягы - Түбән Кама шәhәрендә булып кайтты.
Май аенда үзенең 80 яшен тутырган апасы – Тамара Федоровна бугенгесе көндә Түбән Камада яши. Соңарып булса да, үзенең якын кешесеннән котлау сузләре ишетү аның күңеленә бик хуш килде.
Александр Федорович бу очрашудан, туган ягында булудан бик кәнәгать калды.