“Бергә без көчлерәк” дип аталган чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Малешина Л.Д.“ Татарстан Республикасында халык арасында наркоманияны профилактикалау програмасты кысаларында үткәрде.
Чараның мактасы буларак яшүсмерләрне сәламәтлекләрен саклауга омтылдыру, наркотикларга бәйлелек проблемасы буенча дөрес мәгълумат бирү һәм куркыныч уз-узеңне тоту стилен профилактикалау.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районында Дәүләт автономияле социаль тәэмин итү учреждениесе, халыкны социаль тәэмин итү буенча “Исток-Башлангыч” комплекслы үзәгенең социаль педагогы Тамара Тимофеева тарафыннан 5 июль көнне “Үзеңне танып бел” программасын тормышка ашыру кысаларында учреждение хезмәткәрләре өчен психологик ярдәм күрсәтү, эмоциональ яну синдромын булдырмау максатыннан чара үткәрде.
Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль - тернәкләнү бүлегендә ял итүче унбиш өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен социаль туризм» технологиясе кысаларында туган якны өйрәнү музеена сәяхәт оештырылды.
Музей хезмәткәрләре өлкәннәргә сәяхәтне кызыклы һәм файдалы итеп оештырдылар. Аеруча ял итүчеләрне Кукмара шәһәренең тарихы кызыксындырды. Өлкәннәр, Кукмараның тарихи фотосүрәтләренә карап, яшьлекләренә әйләнеп кайткандай булдылар, хәтирәләр белән уртаклаштылар.
Алабуга районының “Доверие” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләп килүче “Ишегалды” технологиясенең төп максаты - балаларны иҗади мохиткә алып кереп ял итүен оештыру. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре бу технология кысаларында чираттагы чараны уздыру өчен гап-гади тозны үзенчәлекле итеп кулландылар. Белгечләр балалар алдына үтә күренмәле савытларны төрле төсләргә буялган тоз белән тигез, матур итеп тутыру максатын куйдылар. Һәрбер бала иҗади фикерләү сәләтен эшкә җигеп, үзенең савытын матурлап тутырырга тырышты. Балаларга мисал итеп алдан тутырылган савытлар да күрсәтелде. Чара алдан уйланганнан да матуррак һәм күңеллерәк узды, балаларның эшләре ачык һәм матур гына түгел, ә үзенчәлекле дә килеп чыкты. Балалар бик зур кызыксыну белән эшләделәр, алга таба тозны бүтән төрле техникаларда эшләү өчен дә кулланырга теләүләрен белдерделәр.
В преддверии Всероссийского празднования в отделении надомного обслуживания Комплексного центра социального обслуживания «Берег Надежды» в Менделеевском муниципальном районе, социальные работники для своих подопечных подготовили тематическую видео-презентацию «Мы нужны друг другу!».
2018 елнын 5 июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында , балаларның сәламәтлеген яхшырту максатыннан тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. җитәкчелегендэ “Күнелле старт” уеннары уткәрелде. Уенда 12 бала катнашты.
5 июль 2018 ел, пәнҗешәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Исхакова Татьяна һәм Салихова Лена “Мин җәяүле, мин пассажир” дигән интеллектуаль танып –белү уены үткәрделәр.
Бу матур бәйрәм көннәре алдыннан бишенче июль көнне социаль “Маяк” үзәгендә Елена Ризатдинова катнашында бәйрәмгә багышланган тематик әңгәмә булып үтте.
Социаль – реабилитация бүлегендә физиотерапия шәфкать туташы Алия Лаврентьева «Эссе тию хәм кояш сугудан» беренче ярдәм дигән әнгәмә үткәрде. Энгәмәнең максаты – аномаль эсселектән саклау чаралары.