2018 нче елның 13 июлендэ Әтнә муниципаль районы «Изгелек» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре карамакта торган өлкәннәр белән “Гарденотерапия” технологиясен кулланып эш алып барды. Технологиянең максаты – өлкәннәрне бүлмә гөлләре карау аша социаль һәм хезмәти реабилитацияләү. Барысы 10 олы яшьтәге кеше җәлеп ителде.
“Шатлык” приютында кече яшьтәге балалар белән «Гаилә дәресләре һәм гаиә кыйммәтләре» дигән викторинаның темасы “Гаилсез бәхет юк” үтте. Дәрестә балалар түбәндәге сораулары җавап бирделәр: нәрсә ул тату гаилә, нәрсә ул тулы һәм булмаган гаилә? Алар нәсел, гаилә традицияләре дигән төшенчәләр белән таныштылар. Дәрес ахырында тәрбияче балаларга үзләренен гаилә символарын ясарга тәгъдим итте. Соңыннан соң ясалган рәссемнәрен буенча фикер алыштылар. Киләсе дәресләрдә балаларга “Гаилә агачы” дигән аппликация ясарга тәгъдим ителде, аннан соң алар үзләренең гаилә традицияләе турында сөйләячәкләр.
Автор: тәрбияче Лейсән Шайхутдинова.
2018 елның13 июлендә Кама Тамагы муниципаль районы “ Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреңдениясенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Аида Витальевна һәм Венера Зайдатовна Туфан Миннуллин паркында балалар белән «Кем кыюрак һәм көчлерәк» дигэн спорт чарасы үткәрделәр. Шул чаранын төп максаты балаларны сәламәт яшәү рәвешенә гадәтләндерү.
Тормышта бары да булырга мөмкин гиятлыгы да, кайгысы да.
2018 елның13июль көнне“Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнутдинова Ф.Т. Күкчә авылында яшәүче мөмкинлеге чикле булган балалы гаиләдә булды.
Очрашу вакытында белгеч әлеге бала белән яңа технология буенча чираттагы дәресен үткәрде.
13 июль 2018 ел, җомга
Тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре Свиньякова Юлия һәм Самойлова Гөлчәчәк күләмле аппликация “Урман аланы” дигән иҗади мастер – класс үткәрделәр.
2018 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре, "Аленка" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән берлектә, социаль хезмәтләр кабул итүче Путяшова Наталья Ивановнаны 85 яшьлек юбилее белән котлап, өендә бәйрәм концерты оештырдылар.
Инвалидларның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге зур казаншлары өчен бирелә торган “Филантроп” халыкара Премиясенең башкарма дирекциясе “Шатлык” дип аталган биючеләр дуэты 3 дәрәҗәле Лауреат исеменә лаек булуын хәбәр итте.