2018 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре, "Аленка" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән берлектә, социаль хезмәтләр кабул итүче Путяшова Наталья Ивановнаны 85 яшьлек юбилее белән котлап, өендә бәйрәм концерты оештырдылар.
Пенсионер хөрмәтенә балалар дәртле биюләр, матур эчтәлекле жырлар, шигырьләр башкардылар.
Ә инде нәниләрнең үз куллары белән, күңел җылысын биреп эшләгән открытка бүләк итүләре Наталья Ивановнаны аеруча сөендерде.