Күрмәүче биюченең зур казанышы

2018 елның 13 июле, җомга

Инвалидларның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге зур казаншлары өчен бирелә торган “Филантроп” халыкара Премиясенең башкарма дирекциясе “Шатлык” дип аталган биючеләр дуэты 3 дәрәҗәле Лауреат исеменә лаек булуын хәбәр итте. Дуэт составына Республикабызның сукырларны һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең Чистай бүлекчәсендә эшләүче социаль  педагог, күрү буенча 1 группалы инвалид Р.Г.Гардиевта керә. Үзенең партнеры гомуми авырулар буенча 3 группалы инвалид В.Г.Солбдатова белән ул Чистайда гына түгел, ә Казан, Санкт-Петербург һәм Самара шәһәрләрендә чыгыш ясады. “Шатлык” дуэтының чыгышлары картлык һәм инвалидлык тудырган проблемаларны җиңү үрнәге булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International