Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Л. Толстой әкиятләренә рәсем” дип исемләнгән рәсем бәйгесе.

2018 елның 13 июле, җомга
Бәйгенең максаты: балаларны рус халык әкиятләре белән таныштыруны дәвам итү;әкият геройларының әңгәмәләрен җиткерү, театраллаштыруда катнашу, йөз хәрәкәтләре, ишарәләр ярдәмендә, персонажларның халәтен җиткерү; авазларны дөрес итеп әйтүне ныгыту. Укытучыны тыңлый белү сыйфаты тәрбияләү. Хәтер һәм игътибарлылыкны үстерү. Рәсем бәйгесендә балалар “Өч аю”, “Төлке белән торна” әсәрләренә карата рәсемнәр ясадылар. 2018 ел – Татарстанда “Л. Толстой елы” дип игълан ителде. Тәрбияче балаларга Толстойның әкиятләрен һәм мәсәлләрен укыды. Балалар рәсемне карандаш белән ясадылар. Һәрбер эш үзенчәлекле, хис һәм төсләр белән тулы иде. Л.Н. Толстойның иҗаты, шәхес буларак кабатланмас булуы кебек, күпкырлы. Ул,чыннан да, рус әдәбиятына бик күп әсәрләр бүләк итүе белән үзенчәлекле булды. Балалар бик канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International