2018 елның13 июлендә Кама Тамагы муниципаль районы “ Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреңдениясенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Аида Витальевна һәм Венера Зайдатовна Туфан Миннуллин паркында балалар белән «Кем кыюрак һәм көчлерәк» дигэн спорт чарасы үткәрделәр. Шул чаранын төп максаты балаларны сәламәт яшәү рәвешенә гадәтләндерү.
Төп бурычы: балаларның активлыгын, физик культура һәм спортка мэхэббэт үстерү.
Балалар ике командага бүленделәр һәм исемнәрен командаларына үзләре уйлап таптылар “Каратистлар” һәм “Ут”. Чара вакытында төрле конкурслар һэм ярышлар үткәрелде, шулай ук спорт темасына багышланган сорауларга да җавап бирделәр. Ярыш вакытында ике команда да үзләренең спортка мәхәббәтен, җитезлекне, кыюлыкны һәм тапкырлыкны күрсәттеләр.
Чара ахырында нэтиҗәләргә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеле булды.