“Астра” тернәкләндерү үзәгендә күләмле аппликация “Урман аланы” дигән иҗади мастер – класс үтте

2018 елның 13 июле, җомга

13 июль 2018 ел, җомга

 

Тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре Свиньякова  Юлия һәм  Самойлова  Гөлчәчәк күләмле аппликация “Урман аланы” дигән иҗади мастер – класс үткәрделәр. Дәреснең максаты балаларны күләмле аппликация белән таныштыру, төсле кәгазь белән эшләү күнекмәләрен үстерү, һәр балага аларны иҗади кулланырга мөмкинлек бирү, сюжетлы аппликациядә предметларны урнаштырганда композицион күнекмәләрен үстерү, шигырьләр һәм җәй турындагы табышмаклар турында белемнәрен беркетү.

Чара барышында балалар чәчәкләр һәм бөҗәкләр турында шигырьләр укыдылар. Балалар чәчәк ясауның төрле техникалары белән таныштылар. Һәр бала мөстәкыйль рәвештә рәсем композициясен ясадылар. Дәрес ахырында балалар барлык рәсемнәрне карап чыктылар. Ошаган рәсем турында фикер алыштылар. Чарада 15 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International