ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова «Сәламәт булу - шәп!» дигән сәламәтлек чарасы   үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның исәнлекләрен ныгыту  һәм аларга сәламәт яшәү рәвешләре белән таныштыру иде.

«һәр бер кеше, узенең исәнлеген, эшчәнлеген,  шатлыклы тормышын саклап каласы килсә көнкүрешендә йөрү һәм гимнастика, физик күнегүләр ясарга тиеш” диеп, Гиппократ юкка гына эйтмәгән.

Кеше тәненең барлык өлешенә дә активлык бирә торган Стрельникова гимнастикасы гади үтәлә һәм теләге булган һәркем аны үзләштерә ала. Гимнастика, хәтта ятып кына торучы авыруларга да,  тернәкләндерү, реабилитация барышын арттырырга булыша.

Белгеч гимнастика күнегүләре мускуллар системасына, сулау аппаратына һәм күкрәк читлегенә искитмәле нәтиҗә бирүен сөйләде. Бу гимнастика белән даими шөгыльләнү бик күп кенә хроник авырулардан арынырга, яшьлекне һәм матурлыкны саклап калырга да булышуын эйтте. Катнашучылар чара барышында, төрле күнегүләр белән кыска, тавышлы сулыш алырга өйрәнделәр һәм үз күңелләрен күтәрә торган  яңа ысул үзләштерделәр.

Чара ахырында белгеч, өйдә мөстәкыйль шөгыльләнү өчен, Стрельникова гимнастикасын үтәүче  Щетининның видеосын Интернеттан ничек табарга икәнен яздырды.

Чарада 17 кеше катнашты.

Чистай муниципаль районында  «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе белгече                       Киямова Э.Р. 2018 елның 17 нче июлендә социаль куркыныч хәлдә булучы гаиләгә патронаж вакытында  “Син минем дус, мин синең дус” исемле шәхси профилактик дәрес үткәрде.  Дәреснең максаты: социаль хезмәт алучы хатын - кызга кешеләр белән аралашуда үзенең көчле һәм йомшак якларын күрергә, башкалар белән уртак тел табарга һәм  аралашудагы аңлашылмаучанлыкларны уңай якка хәл итә белергә өйрәтү.

«Апрель» реабилитацион центры һөнәрханәсендә полиграф продукция әзерлеү эше җайга салынган – пособияләр, дәресләр өчен материаллар, фикер үстерүгә юнәлгән алҗбом һән карточкалар җитештерелә.

18 июльдә тукай муниципаль районының дәүләт автоном ЦСА «МАЯК» медицина сестрой Елена Федотова белән әңгәмә үткәрелде яшәүче милләттәшләребез «темасына Үтәү, шәхси гигиена кагыйдәләре кеше». 

18 июль 2018г., чәршәмбе

Тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре Свиньякова Юлия һәм Самойлова Гөлчәчәк “Күңелле стартлар” дигән уен сәгате үткәрделәр.

Сәламәтлек – кешенең иң яхшы байлыгы. Әгәр кеше үзенең сәламәтлеген нинди дә булса сәбәп белән югалткан икән, кулларын кайгы алдында тешерергә тиеш түгел, ә тормышта нинди дә булса нәтиҗәгә ирешү өчен юлларын эзләргә тиеш.

Федоровка интернат-йортында андый кешеләрне андый кешеләр саклап калу өчен барлык шартлар да тудырылган. Тәрбияче Рәисә Гайнуллина белән бергә социаль хезмәтләр алучы бер аягын өздергән Фидаил Абдуллин,  култык таягы белән  өр-яңадан йөрергә өйрәнделәр.

Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приютында" туган көннәр бәйрәм итү матур гадәткә кергән.

Менә бүген дә балаларны туган көннәре белән тәбрикләделәр. Социаль педагог Карнауховой Е.С һәм музыкаль җитәкче Угарова Т.Н. бик матур күренеш әзерләделәр. Бәйрәм төрле мультик геройларның чыгышы белән үрелеп барды, билгеләп үтүчеләр белән төрле конкурслар, уеннар уйнатылды. Балалар бәйрәм буенча тамашачыларны бәйрәм кәефендә тоттылар! Бәйрәм бүләкләр бирү һәм чәй өстәле артында тәмамланды.

Автор: социаль педагог Екатерина Карнаухова.

Кешенең иң зур байлыгы – саулык. Сәләмәт тормыш рәвешен пропагандалауда спорт һәм физкультура белән шөгельләнү,төп урын алып тора.Шуның өчен дә,”Шатлык” приютында”Күңелле вакыйгалар шәһәрендә” дигән спорт чарасы үткәрелде.Чараның максаты тизлекне,җитезлекне, тапкырлыкны үстерү,каманда да үз- үзеңне тота белү,бүтәннәр белән уртаклашып эшләү булып тора.Командаларга төрле – төрле конкурслар,кайвакыт алар җиңелдән булмады.Алар туп белән йогерделәр һәм сикерделәр.Бу мавыктыргыч ярышның бөтен этабында бик киеренке көрәш иде.Балаларны җиңү теләге биләп алды.Тәрбияләнүчеләр күңел күтәренкелеге һәм уңай тәэсир алдылар.

Автор: тәрбияче Лилия Минневалиева.

Мамадыш  картлар  һәм  инвалидлар йортында ком терапиясе киң кулланыла.

Азнакай социаль хезмәт күрсәтү «Омет» учреждениясендә « Күз яшьсез балачак» программа кысаларында җәбер-золым профилактикалау буенча «Минем гаиләм» дип исемләнгән төркемле чара үткәрелде. Әлеге чарага балалар чакырылды. Аның барышында бүлекчә белгечләре уеннар һәм «Гаилә» арт-терапия күнегүләре кулландылар. Психолог Габдрахманова Ф. М. биреме буенча балалар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International