Күңелле вакыйгалар шәһәрендә” дигән спорт чарасы. Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты"

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Кешенең иң зур байлыгы – саулык. Сәләмәт тормыш рәвешен пропагандалауда спорт һәм физкультура белән шөгельләнү,төп урын алып тора.Шуның өчен дә,”Шатлык” приютында”Күңелле вакыйгалар шәһәрендә” дигән спорт чарасы үткәрелде.Чараның максаты тизлекне,җитезлекне, тапкырлыкны үстерү,каманда да үз- үзеңне тота белү,бүтәннәр белән уртаклашып эшләү булып тора.Командаларга төрле – төрле конкурслар,кайвакыт алар җиңелдән булмады.Алар туп белән йогерделәр һәм сикерделәр.Бу мавыктыргыч ярышның бөтен этабында бик киеренке көрәш иде.Балаларны җиңү теләге биләп алды.Тәрбияләнүчеләр күңел күтәренкелеге һәм уңай тәэсир алдылар.

Автор: тәрбияче Лилия Минневалиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International