Азнакай социаль хезмәт күрсәтү «Омет» учреждениясендә « Күз яшьсез балачак» программа кысаларында җәбер-золым профилактикалау буенча «Минем гаиләм» дип исемләнгән төркемле чара үткәрелде. Әлеге чарага балалар чакырылды. Аның барышында бүлекчә белгечләре уеннар һәм «Гаилә» арт-терапия күнегүләре кулландылар. Психолог Габдрахманова Ф. М. биреме буенча балалар хатын-кыз, ир-ат һәм балалар сыннарын бизәделәр. Моның өчен балалар төрле материаллар кулландыллар: буяулар, төрле төстәге бурлар, сәдәфләр. Төркемле чара сенсор бүлмәсендә тәмамланды.