“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Күңелле стартлар” дигән уен сәгате үтте

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

18 июль 2018г., чәршәмбе

Тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре Свиньякова Юлия һәм Самойлова Гөлчәчәк “Күңелле стартлар” дигән уен сәгате үткәрделәр. Чараның максаты балаларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үстерү, аларны системалы рәвештә спорт уеннары белән шөгыльләнүгә кызыксындыру, начар гадәтләргә альтернатива буларак, спортны пропагандалау.

Ярыш ике команда арасында үткәрелде. Балалар йөгерү, туп алып баруда ярыштылар. Спорт викторинасы сорауларына җавап бирделәр. 2Туп белән сикерү”, “Боткаклыктан күчү”, “Теннис тубы белән чабу”, “Тупны бирү”, “Атка атланып йөрү”, “Кыршау белән эстафета” уеннарында катнаштылар.

Ахырда капитаннар бәйгесе булды. Чарада 27 бала һәм 3 әти – әни катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International