Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приютында" туган көннәр бәйрәм итү матур гадәткә кергән.
Менә бүген дә балаларны туган көннәре белән тәбрикләделәр. Социаль педагог Карнауховой Е.С һәм музыкаль җитәкче Угарова Т.Н. бик матур күренеш әзерләделәр. Бәйрәм төрле мультик геройларның чыгышы белән үрелеп барды, билгеләп үтүчеләр белән төрле конкурслар, уеннар уйнатылды. Балалар бәйрәм буенча тамашачыларны бәйрәм кәефендә тоттылар! Бәйрәм бүләкләр бирү һәм чәй өстәле артында тәмамланды.
Автор: социаль педагог Екатерина Карнаухова.