Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 25 июньдә үткән аппарат киңәшмәсенең 25нче санлы беркетмә үтәлеше максатыннан, Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эшчәнлеген контроль тикшерү үтте. Методик материалларны һәм эш документларын тикшерү максатыннан, бүлеккә Республика ресурс үзәге белгечләре килде. Тикшерү барышында киләчәк эшчәнлектә куллану өчен куп кенә киңәшләр бирелде.