«Җомга 13-е» дип аталган күңел ачу чарасы "Веста" Үзәге

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова 2018 нче елның 13 июле көнне социаль ярдәм күрсәтелүче 12 бала өчен «Җомга 13-е» дип аталучы күңел ачу чарасы үткәрде. Максат: балаларның иҗадый ялын оештыру.

Чара башында социаль педагог балаларга 13 нче числога туры килүче җомганы бөтен дөньяда мистик дата дип санауларын әйтеп узды. Малайлар һәм кызлар бу дәрестә җомга 13-е көнне төрле ил халкы үз башына бәла килмәсен өчен нәрсә эшлиләр икәнен белделәр. Әйтик, Британиядә, хирурглар хәтта бу көнгә билгеләнгән операцияләрен күчерәләр, Германия, Австрия илләрендә һәм Скандинавиядә 13 саны белән рәтләр дә креслолар да юк,  ә Португалия һәм Испания киресенчә, бу санны уңайлы дип саныйлар, бигрәк тә диңгезгә кузгалу өчен. Рәсәйдә 13 җомга көненнән тыш дүшәмбенең 13 енә туры килүен дә яратмыйлар. Балалар бу сөйләшү вакытында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, тормышта бу дата буләйн бәйле булган кызыклы очракларны исләренә төшерделәр.

Аннан социаль педагог балаларга күңелле конкурслар һәм кызыклы уеннар уйнарга тәкъдим ясады, чөнки көлү һәм шатлык белән генә теләсә нинди явызлыкны куып була. Балалар «Сихерләү», «Начар көч белән көрәшү» (балалар күзләрен бәйләп бер-берсенә һава шары аттылар) «Скелетны торгызу» (скелет төшерелгән картинаны пазллар аша җыю), «Өрәкләрне аулау», «Дракула» (кем тизрәк томат согын трубочка аша эчә) уеннарында катнаштылар.

Шаян бәйрәм шуның белән тәмамланды, егетләр һәм кызлар алга таба бу көнне бары тик мәзәк итеп кенә искә алырга кирәк дигән уй белән күңелле, күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International