Җәй – спорт белән шөгылләнү һәм ял итү өчен иң яхшы вакыт

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

19 июльдә Республикабызның сукырларны һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең Чистай бүлекчәсе реабилитантлары һәм социаль педагоглары бергә җыелып җиңел атлетика буенча төрле ярышлар уздырдылар. Көн аяз, җылы һәм җилсез булуы сәбәпле барысының да күңелләре күтәренке иде. Ярышларның максаты спорт рекордлары түгел, ә күрмәүчеләрне бер берсе белән аралашу һәм әйләнә тирә мөхиттә ориентирлашу ысулларына өйрәтү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International