ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2018 ел
шимбә

Питрәч районы “Шатлык” приютында өлкән яшьтәге төркем балалары белән “Җәй фантазиясе” дигән иҗади квест узды. Чара иҗади күңел ачу формасында үтте, чара барышында балаларга кызыклы сәяхәт дөньясыннан юл үтәргә туры килде, төрле иҗиди мәсьәләләр, төрле авырлыктагы миссалар чиштеләр. Уен барышында балаларга театр өлкәсендә үзләренең остаклыкларын күрсәтергә, традицон бклмаган ысул белән рәсем ясарга, пластилиннан диңгез ияләрен әвәләргә дуслык турында җыр баликарырга, ә иң кызыгы бию конкурсы булды. Тәрбияләнүчеләр зур дәрт белән станциядән станцияләргә үтте, яхшы кәеф, зур чының алдылар.

Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".


27
июль, 2018 ел
җомга

Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  эш арасында гимнастика ясау кертелде. Һәр кабинетта гимнастика уткэре буенча җаваплы кеше билгелэнде

27 – нче июль 2018 ел, җомга

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә 442 номерлы “Рәссәй Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре“ дигән    Федераль законның төп нигезләмәләрен аңлату hәм социал хезмәт алучыларның шәхси программалары буенча мәгълүмат-консультациясе булып узды.

Очрашу барышында социаль адаптация бүлекчәсе мөдире Наталья Попова яңа реабилитациягә килүчеләргә 442 номерлы Федераль законның төп нигезләмәләрен аңлатты.  2018 елда күп кенә социаль хезмәт алучыларның шәхси программалары гамәлдән чыгуы турында искәртте,  ул документларны озайту өчен кая мөрәҗәгать итәргә hәм нинди документлар әзерләп тапшырырга  кирәк булачагын  аңлатты.

Катнашучылар соңыннан үзләреннең кызыксындырган сорауларын бирделәр,   белгеч аларга төгәл итеп җавап бирде.

Чарада 41 кеше катнашты.

27 июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна “Могҗизалар илендә” дигән исем астында Курсабаш авылы китапханәчесе Нәфикова Ф.М. белән очрашу оештырды. Очрашуда 8 бала катнашты.

«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Гайнетдинова Ф.Т. “Торцевание” технологиясе кысаларына таянып мөмкинлеге чикле бала белән “Салават күперле күк” дип исемләнгән дәрес үткәрде.  Дәреснең максаты: алдагы дәрестә алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итү һәм декоратив сәнгать өлкәсендә булган сәләтен арттыру иде.

Аксубайга беренче тапкыр "Кырым утравы" Кырым циркы гастрольгә килде. "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләрне шоу-программа тамаша кылырга чакырдылар.

Балигъ булмаган яшүсмерләрнең ялларын оештыру эше кысаларында «Веста» Үзәге белгече Римма Борисова социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 12 бала өчен «Гаилә – ул җылылык һәм рәхәтлек гыйбадәтханәсе» дип аталган иҗади сәгать үткәрде. Әлеге чараның максаты: гаилә һәм туган кешеләрнең һәр кеше өчен мөһимлеген аңларга ярдәм итү.

     2018 нче елның 27 июлендә   Әтнә муниципаль районы «Изгелек» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Кәримова Гөлфинур Яхия кызы үзенең  карамагында торган өлкәннәр  белән “Гарденотерапия” технологиясен кулланып дару үләннэре җыйды. Әлеге эшнең максаты – өлкәннәрне гөлләр, үләннәр  карау аша социаль һәм хезмәти реабилитацияләү.

2018 нче елның 27 июлендә “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Галиуллина Н.Х. тарафыннан “Әкият дөньясына сәяхәт “ дигән темага викторина үткәрелде.

Укыту өлкәннәр компьютер булып, хәзерге вакытта иң перспективалы юнәлешләр. Компьютер белеме һәм кулланучының интернет челтәрендә социаль өлкәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International