Социал хезмәт алучыларга мәгълүмат-консультациясе

2018 елның 27 июле, җомга

27 – нче июль 2018 ел, җомга

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә 442 номерлы “Рәссәй Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре“ дигән    Федераль законның төп нигезләмәләрен аңлату hәм социал хезмәт алучыларның шәхси программалары буенча мәгълүмат-консультациясе булып узды.

Очрашу барышында социаль адаптация бүлекчәсе мөдире Наталья Попова яңа реабилитациягә килүчеләргә 442 номерлы Федераль законның төп нигезләмәләрен аңлатты.  2018 елда күп кенә социаль хезмәт алучыларның шәхси программалары гамәлдән чыгуы турында искәртте,  ул документларны озайту өчен кая мөрәҗәгать итәргә hәм нинди документлар әзерләп тапшырырга  кирәк булачагын  аңлатты.

Катнашучылар соңыннан үзләреннең кызыксындырган сорауларын бирделәр,   белгеч аларга төгәл итеп җавап бирде.

Чарада 41 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International