«Гаилә – ул җылылык һәм рәхәтлек гыйбадәтханәсе» дип аталган иҗади сәгать "Веста" Үзәге

2018 елның 27 июле, җомга

Балигъ булмаган яшүсмерләрнең ялларын оештыру эше кысаларында «Веста» Үзәге белгече Римма Борисова социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 12 бала өчен «Гаилә – ул җылылык һәм рәхәтлек гыйбадәтханәсе» дип аталган иҗади сәгать үткәрде. Әлеге чараның максаты: гаилә һәм туган кешеләрнең һәр кеше өчен мөһимлеген аңларга ярдәм итү.

Очрашу башында белгеч балалар белән гаилә, аның әһәмияте, гаилә кыйммәте турында әңгәмә үткәрде. Балалар әңгәмәгә теләп кушылдылар,  үзләренең гаиләләре,  традицияләре, бергәләшеп ничек вакыт үткәрүләре турында сөйләделәр. Алга таба белгеч балаларга алдан әзерләп куелган, гаилә турында булган шигырьләрне эчтәлекле, матур итеп укырга тәкъдим ителде. Балалар бик теләп гаилә турында булган шигырьләрне укыдылар, һәм, һәрберсе, бу шигырьләрне укыганда үз гаиләсен, якыннарын һәм туганнарын күз алдына китерде.  Бер кызчык барлык катнашучыларга үзе язган шигырен укып күрсәтте, бу, әлбәттә, көтелмәгән хәл булды.

Соңыннан балалар үз гаиләләрен рәсемнәрдә чагылдырдылар. Ахырда барысы да гаилә - кеше тормышында зур роль уйный дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International