ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2018 ел
җомга

“Үзгәрешләр җиле” клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәге белгечләре Яшьләр клиникасы белән берлектә закон белән каршылыклары булган 12 яшүсмер өчен “Үз-үзеңә юл” дип аталган төркемле чара уздырдылар. Максат: яшүсмерләрдә тормыш күнекмәләрен булдыру.

27 июль 2018 ел, җомга

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен “Һөнәрләр иленә сәяхәт “ дип аталган танып – белү әңгәмәсе үтте.

     Сарман районы “Шәфкатъ”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен  “Хәрәкәттә бәрәкәт” дип исемләнгән бию кичәсе узды.

      Традиция буенча Сарман районы “Шәфкатъ”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр белән берлектә хезмәткәрләр каен себеркесе бәйләделәр. Бөтен шартын туры китереп бәйләу, саклау, файдасы турында трудотерапия инструкторы сөйләде хәм курсәтте. 

      16 июль көнне Сарман районы “Шәфкатъ”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр белән берлектә “Мин сәламәт” исемле спорт ярышы узды.

Алабуга шәһәренең “Доверие” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәрне социаль тернәкләндерүдә  төрле-төрле технологияләр кулланыла. Шундыйлардан “ОН-ЛАЙН ВЕТЕРАН”, “Өй бакчасы”, “Өлкәннәр өчен тернәкләндерүче ял” һәм башкалаларны атап үтәргә мөмкин.  Бу технологияләр кысаларында үткәрелгән дәресләрдә өлкәннәр үзләренең белемнәрен арттыралар. Шулай ук алар өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең хезмәткәрләре ярдәмендә төрле бәйгеләрдә дә катнашалар. Ел саен “Интернетка – рәхмәт” Бөтенроссия бәйгесенә гаризалар җибәрелә.

     Быел да социаль хезмәтләр күрсәтүдән файдаланучы 3 группа инвалид Галиакберова Зифа Әнәс кызы “Интернетка рәхмәт – 2018” бәйгесенең “Минем интернет уңышларым” номинациясенә  үзенең гаризасын җибәрде. “Тормыш эликсиры” дип аталган конкурс эшендә Зифа Әнәс кызы үзенең интернеттагы уңышлары уртаклашты.

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар табигатькэ дару улэннэре жыярга чыктылар. Алар анда торле-торле үлэннэр жыйдылар. Бу үлэннэрнен һәрберсенен кирэкле  икэнлеген аңладылар.

  Мамадыш картлар һәм инвалидлар йолртында карлыган җыю оештырылды. Анда яшәүчеләр уңыш җыюда бик теләп катнаштылар.


26
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

26 июльдә Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә спорт бәйрәме узды. "Көчлерәк,биегрәк, тизрәк", дип аталган бәйрәмдә балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Арбор авылында гомер итүче Идрисова Нәсимә Хәсән кызына 26 июль көнне 90 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International