“Югары –Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернаты”ның “Шәфкатьлелек” бүлегендә «Әкият дөньясына сәяхәт» дигән темага викторина

2018 елның 27 июле, җомга
Максат: әкиятләрне һәм әкият геройларын искә төшерү, хәтерне, игътибарлылыкны, фикерләүне үстерү; дуслык, үзара ярдәм итә белүне, әкият геройларының хәленә керә белү күнекмәләрен тәрбияләү. Викторина башында тәрбияче балаларны әкият дөньясына сәяхәткә чакырды. Юлда аларны рус халык әкиятләре геройлары каршы алды. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларга җавап эзләделәр, әкиятләрдәге сихерле сүзләрне искә төшерделәр, теге яки бу сүзләрне кайсы әкияттән алынганын уйлап таптылар, әкият курчакларын файдаланып, тулысынча әкиятне сөйләделәр. Чара ахырында балалар, бик шатланып, “Өч аю” әкиятен сәхнәләштерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International