ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

30 июль 2018г., дүшәмбе

Презентациянең максаты булып безнең яктагы кошларның тормышын, исемнәрен өйрәнү, ничек сайрауларын тыңлату, күчмә кошлар турында мәгълүмат бирү, тирә – дөньяга кызыксыну уяту, дустанә мөнәсәббәт, кошларга сак караш тәрбияләү.

Бөгелмәдә бер матур традиция барлыкка килде: Морозов исемендәге паркта ачык һавада кинофильмнар карау.

Питрәч районның “Шатлык” приютында кече группа балалары белән театральләштерелгән “Заюшкина избушка” дигән тамаша үткәрелде. Максаты: русс халык әкиятнең эчтәлеге белән танышу, театр эшчәнлегенә кызыксыну уяту.

Балалар зур кызыксыну белән әкият геройларының чыгышларын карадылар. Тамаша барышында балаларның сүзлек байлыгы артты “Кем?” соравына җавап бирергә, авыр булмаган гайбәрәләр кабатларга өйрәнделәр, җәнлекләр хәрәкәтен кабатларга кызыксыну артты, халык алдында тамашаны кабул итәргә   өйрәнделәр. Тамаша ахырында балалар белән “Заюшкина избушка” уены уйнатылды.

Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".

 

30 июль көнне Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  белгече Ләйсән Насырова «МИГ» отряды волонтерлары белән бергә балалар белән «Үзенне сакла»  темасына чара уткәрде.

30 июль көнне Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  белгечләре өлкән кешене тәрбиягә алган гайләгә бардылар

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар «Берсут» лагерында ял итэлэр. Табигатьнең искиткеч ямьле кочагында урнашкан „Берсут” ял һәм савыктыру лагеренда «Тургай» приюты балалалары ел саен ял итэ. Лагерьда балалар  бик куп дуслар табалар. Балаларга лагерь бик ошый.


29
июль, 2018 ел
якшәмбе

27 июль көнне «Шатлык» приютының Тимофеева И.А. «Узнай-ка» дигән ачык дәрес үткәрде. Максаты: уеннар ярдәмендә математика белемен ныгыту. Математика фәненә кызыксыну уяту. Дәрестә балалар бик активных булдылар, «Узнай-ка» илендә яшәүчеләрнең бөтен биремнәрен үтәделәр, яхшылыкны белемнәрен күрсәттеләр. Дәрес барышында сөйләм, уйлау, игтибарны арттыру, күзәтүчәнлекне һәм аң-кызыксынуны үстерү, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен формалаштырды. Әлеге дәрес шулай ук балаларның математика буенча белемнәрен ныгыту ярдәм итә.

Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".


28
июль, 2018 ел
шимбә

“Шатлык” приютында пихолог Садыкова Р.Н. җитәкчелегендә кечкенә төркем балалары белән аларның уйлап табу сәләтен, рәссам иҗатына тотырыклы кызыксыну, мөстәкыйль эшләү һәм кулдан үз эшеңне булдыру сәләтен үстерүгә багышланган дәрес үткәрелде. Чара балигъ булмаганнарга социаль адаптация үтүгә һәм психологик коррекциягә багышланган дәрәс системасына керә. Дәрес иҗади элементлары белән уздырылды. Балалар сенсор кабул итәргә, кул моторикасын, уй процессларын үстерүгә һәм иҗади эшчәнлелеккә кызыксыну уятырга формалаштырылды.

Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".

 

“Шатлык” приюты тәрбияләнүчеләре Пирәч муниципаль районының туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Экскурсиянең максаты: граждан – патриот сыйфатын формалаштырырга, әйләнә – тирәне өйрәнүгә кызыксыну сәләтен артырырга. Балаларга бик кызыклы экскурсия, музей заллары буенча үткәрелде. Бу баларга ничек безең ата- бабаларыбыз яшәгәнен аңларга булышты. Аларның хезмәте ярдәмендә безнең районыбыз нигезләнгән һәм үскән.Тәрбияләнүчеләр кызыксыкну белән экспонатларны карадылар һәм ләззәт белән тыңладылар.Балалар музейда булганнары белән канәгать булдылар. Күргән экспонатлар зур тәэсир калдырдылар. Экскурсиянең азагында балалар экскурсоводка җентекләп сөйләве өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".

                                                                                                                                               

Питрәч муниципаль районы «Шатлык» социаль приюты психологы Садыкова Р. Н. өлкән группа балалары белән “Яшьүсмерләр арасында тәмәкә тартуны кисәту”дигән темага чара үткәрде. Чараның максаты: әдеплелек кагыйдәләрен һәм бер-берсе арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау, танышу күнекмәләрен иде. Чара бик җанлы һәм кызык узды, төрле уен техникалары кулланылды, сөйләм күнекме ныгыту “Нәрсә күрәм шуны әйтем”, “Башкаларга игътибар күрсәт”, уеннары, шулай ук хисләр һәм теленең тиңләшүе төрле уен этюдлары белән күрсәтелде. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, үзләренең фикерләре һәм кичерешләре белән уртаклаштылар, командада әшләү нәтиҗәсендә мөнәсәбәтләрне аңлау күнекмәләре үсте, балаларның активлыгы, инициативныгы артты, үзләренең уңай, позицияләре формалашты.

Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".

                                                                                                                                               


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International