Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында шәфкать туташы Калимуллина Сария кояштан саклану турында сөйләшү уткәрде. Кояшлы эссе җәй бөтенебезне сөендерә. Әмма кояш нурлары назлый да, җәрәхәтли дә беләләр. Төшке вакытта: сәгать 11:00 дән алып 16:00 га кадәр аралыкта урамда, туры кояш нурлары астында йөрмәү яхшы булыр, күбрәк су эчәргә дип тагын бер кат социаль хезмәт алучылар эйтелде.