2018 елның 31 июлендә Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, ял итү һәм мәдәният паркында, балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан, диңгез флоты коненә багышланган “Диңгез ярышы” викторинасы үткәрделәр.
Балалар викторинада бик актив катнаштылар, үзләре дә, диңгез флоты турында белгәннәрен үзәк белгечләренә сөйләделәр.Ә соңыннан, асфальтта диңгез флотының символы булган аклы-зәңгәр флаг ясадылар