«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре “Торцевание” технологиясе кысаларына таянып мөмкинлеге чикле бала белән “Чәчәк” дип исемләнгән дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: алдагы дәрестә алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итү һәм декоратив сәнгать өлкәсендә булган сәләтен арттыру.