Социаль хезмәтләр күрсәтү кысаларында Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-реабилитация бүлегендә хезмәт эше оештыручы Усманова Алина тарафыннан “газетадан үрү” буенча осталык дәресе үткәрелде. Кәгазь биргән форманы бик яхшы саклый. Әлеге сыйфатны истә тотып, кәгазьдән көндәлектә кирәк-яраклы төрле-төрле әйберләр ясап була.
Мастер-классның максаты – газетадан үрү техникасының нигезләрен отып, үрелгән савыт ясау иде. Оештырылган чарада социаль реабилитация үтүче өлкән яшьтәге кешеләр катнашты. Әлеге техника яңа булуга карамастан, һәрбер катнашучы үзенә кечкенә генә савыт үрә алды.
Гомүмән, үрү бармакларның моторикасы үсешенә китерә. Бу факт өлкән яшьтәге буын өчен бик тә әһәмиятле, чөнки мондый күнегүләр организмның үзрегуляциясен камилләштерә, баш миенең һәм башка органнарның эшчәнлек функциясе үсешенә йогынты ясый.