Зәй шәһәрендә "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе"нең беренче дәресе узды

2018 елның 10 августы, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге" социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында  "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе"нең беренче дәресе узды.

Ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе - озак вакытлар авыр хәлдә ятучы кешеләрне тәрбияләүчеләрне авыруларга дөрес ярдәм күрсәтү, күңел халәтләрен күтәрү, яшәү шартарына яраклашуда ярдәм итү кагыйдәләренә һәм ысулларына өйрәтү ул.

9 августта узган укуга социаль хезмәткәрләр, өлкән яшьтәге волонтерлар һәм урын өстендә ятучыларның туганнары чакырылды.

Әлеге укулар авыруларга төрле ярдәм күрсәтергә өйрәтү белән генә чикләнми, ә бәлки көчле авыруларга дучар булган өлкәннәргә, инвалидларга карата игътибарлы һәм ихтирамлы караш тудыруга да этәргеч бирә.

Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шул мизгелне кемдер кыйммәтле тормышта, рәхәтлектә үткәрсә, кемдер бетмәс-төкәнмәс катлаулы дәваланулар, авырлыклар белән үтә.   Җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмыйча,күңел сызлануларын ишетергә, авыр тормышларына – терәк, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч була алсак иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International