Менделеевск муниципаль районында "Берег надежды" социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә өлкән яшьтәге гражданнарның социаль хәлен, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм аларны караучыларга психологик ярдәм күрсәтү максаты белән "Тәрбияләү мәктәбе" технологиясе гамәлгә кертелгән.
8 нче августта "Тәрбияләү мәктәбендә" беренче дәрес социаль хезмәткәрләр өчен үткәрелде.
Башта хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Хорькова А. А социаль хезмәткәрләргә әлеге технологиянең максаты, бурычлары, һәм принциплары турында сөйләде.
Медицина хезмәткәре Егорова Д. Б. гомуми карау процедуралары, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, ашау һәм ашату алымнары турында һәм башка мәгълүматләр белән уртаклашты.
Алынган белемнәр практикада ныгытылды.