Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балык Бистәсе муниципаль районындагы "Доверие - Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре 22 нче август көнне социаль хезмәтләр алучы берничә гаиләгә рейд ясалды.
Рейд барышында ата-аналарга пособие түләүләренә гариза язу формасы буенча аңлатмалар бирелде. Әти –әнләргә янгын куркынычсызлгы буенча белешмәлек тапшырылды.Барлык семьяларга да «Мәктәпкә керергә булыш”акциясе кысаларында спонсорлар ярдәм иттеләр.
Искәртеп узарга кирәк, гаилә иминлеге өстендә профилактик эш алып бару халыкка социаль хезмәт эшчәнлегенең мөһим мәсьәләләренең берсе булып тора. Һәр гаиләгә шәхси программа төзелеп, Үзәктә һәм гаиләләргә барып киң кырлы эш башкарыла.