Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлегендә «Әләмнең төс мәгънәләре» темасына әңгәмә.

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

2018 нче елның 23 август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь  балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Яруллина Р.Р. тәрбияләнүче балалаларның Россиянең дәүләт символлары турында белемнәрен формалаштыру максатыннан «Әләмнең төс мәгънәләре» темасына әңгәмә алып барды.

Максат: балаларны Ватан төшенчәсе белән таныштыру, гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү.

Бурычлар:

  • балаларда Ватанга, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү;
  • дәүләт символларына карата яхшы мөнәсәбәт тудыру;
  • Россия әләмендәге төсләрнең нәрсә аңлатуы турында әңгәмә алып бару.

Тәрбияче балаларга физик күнегүләр ясарга тәкъдим итте: кулга-кул тотынып, үзләренең бердәм балалар икәнлеген тою өчен, бер-берсен сәламләделәр.

Россиянең дәүләт  символы- илнең әләме турында әңгәмәне дәвам иттеләр.

Әләм – ул илебезнең дәүләт символларының берсе. Россиянең әләме өч төстән тора: ак, зәңгәр, кызыл. Әләмдәге ак төс тынычлык, зәңгәр төс өмет һәм ышаныч, су һәм һава, кызыл төс яхшылыкның начарлыкны җиңүен аңлата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International