22 август көнне РФ президентының 1994 елның 20 августында билгеләнгән "Россия Федерациясенең Дәүләт флагы Көне Турында" указы нигезендә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы Көне билгеләп үтелә.
2018 елның 22 августында Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре «Безнең горурлык һәм дан» исемле чара уздырдылар. Чараның ахырында балигъ булмаганнар РФ флагы ясадылар.