23 нче август 2018 нче ел, пәнҗешәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен «Минем илем» дигән темага чара үткәрде.
Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларның, төркемдә, нәтиҗәле ысул белән үзара хезмәттәшлек итеп, уңай эмоциональ кичерү усешен, иҗади үсеш мөмкинлекләрен ачу.
Чараны «Йомгак» дип аталган күнегүдән башладык. Катнашучылар бер – берсенә йомгакны тапшырып, идеаль дөнья турында сөйләделәр: кемнәр анда яши, нинди агачлар үсә, нинди анда йортлар, күпме халык яши һ.б.. «Минем илем» дигән коллаж булдыру алдыннан, катнашучылар башка коллаж сүрәтләрен карап чыктылар. Соңыннан алар ике төркемгә бүленеп, «илләр» турында фикер алыштылар. Һәр төркем, үзе нинди итеп күрәсе килгән идеаль дөньясын төзи һәм исем куша. Тәмамлап, һәр төркемнең эше буенча фикер алышу оештырылды.
Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучылар биремне яхшы башкарып чыктылар, кәефләре күтәрелде.
Чарада 12 кеше катнашты.