ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2018 ел
җомга

24 август көнне Теләче районы культура йортында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында ярдәмгә мохтаҗ 2-6 сыйныф укучылары, әти – әниләре өчен тантаналы чара үткәрелде. ООО «Газпром  трансгаз Казань» ярдәмендә быел 67 балага барлык уку әсбаплары белән мәктәп сумкалары тапшырылды.

  Тантанага килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Хәмидуллин Илнур Хазинур улы,ООО «Газпром  трансгаз Казань» генараль директорының беренче урынбасары Әхмәтҗанов Марат Газиз улы, генараль директорның ярдәмчесе Минкина Гүзәлия Тәлгать кызы, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна балаларны, әти – әниләрне бәйрәм белән котладылар.

   Бәйрәм концерт номерлары белән алып барылды.

2018 елның 23августында “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең  гаилә  һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.

         Әлеге  чараның төп максаты- укучыларны табигатьнең матурлыгын курә белергә өйрәтү һәм ватанга карата мәхәббәт хисе уяту.

         Музей хезмәткәрләре балаларны җылы каршы алдылар. Экспозицияләр белән танышу музейның беренче катында башланып китте. Экспонатларның күп булуы баларның игътибарын җәлеп итте.Экспонатлар арасында тарихи кыйммәткә ия булган уникаль әйберләр бик күп: кием-салым, баш киемнәре, өй-яраклары, төрле агач предметлары, мебель, борынгы әйберләр, металл, керамика, пыяла.

         Чара ахырында балалар музей хезмәткэлэренә кызыклы хикәяләр өчен рхмәт әйттеләр.

Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре  төрле технологияләр белән эшләүне дәвам итә.

24 нче август 2018нче ел, жомга

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәге  социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хайбулова социаль хезмәт алучылар өчен, 1943 елда Курск бәрелешендә немец гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышлап, Җиңү паркына экскурсия оештырды.

Чараның максаты:  Русия тарихының, Бөек Ватан сугышы елларының иң мөhим вакыйгалары белән бәйле көннәрне искә төшерү  hәм  батыр – ветераннарга карата ихтирам хисе үстерү иде.

Җиңү Паркында, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ветераннар истәлеге зонасында, сугышларда кулланылган авыр хәрби техника экспонаты  урнаштырылган. Социаль хезмәт алучыларны  парктагы  иң әһәмиятле объект- хәрби сызым буенча төзекләндерелгән Т-34 легендар танкы  кызыксындырды. Белгеч,  1200 танк катнашкан Курск бәрелешендә Прохоровка янында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар китерүе турында сөйләде. Барлык катнашучылар безнең сугышчыларның батырлыгы турында гына түгел, бу җиңүнең кадерен белергә кирәклеген дә аңладылар.

Социаль хезмәт алучылар өчен мондый патриотик экскурсия бәхетле гомер бүләк иткән бабайларның батырлыгын искә төшерә.

Чарада 10 кеше катнашты.

Быел да 24 август көнне “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә бәйрәм чарасы үткәрелде. Бирегә авылларда яшәүче 29 бала чакырылган иде. Чарада әкияти геройлар, сабыйлар белән рәхәтләнеп уйнадылар,төрледән - төрле бәйгеләрдә катнаштылар.

23 нче август Картлар йортында эшләүче психолог-тәрбияче Г.М.Шәрифуллина һәм социаль ярдәмче М.В.Пуль монда яшәүче әби-бабайлар белән Татар АССР ның 100 еллыгына багышланган ретро терапия( искә төшерү терапиясе) дәресе үткәрделәр.

 

Әби-бабайлар ул елларда ничек яшәүләре, гаилә гореф-гадәтләре, бәяләр, нинди газеталар, открыткалар булуы турында сөйләделәр. Үткән тормышлары белән бүлешетеләр. Искә төшерү кешегә эмоциональ яктан, гомум кәеф күтәрергә кулай алым, ә белгечләр өчен монда яшәүчеләр турында күбрәк мәгълүмат туплау өчен кирәк.

2018нче ел Россия Федерация Президенты  В.В. Путин Указы  белен  волонтерлар ягьни узләре теләп хезмәт күрсетүчеләр елы дип игълан ителде. Хөкүмәтебез тарафыннан волонтерлар хезмәтенең роле бик зур әһәмияткә ие дип бәелленә. Кемнәр  соң ул волонтерлар? Болар шундый кешеләр уз теләкләре белән һэм бушка жәмәгать эше белән шогыльләнеп халыкка һәм хөкүмәткә файда китерүчеләр. 

2018нче елның беренче яртысында волонтерлар белән берлектә 12 чара уздырылды. Анда узләре теләп 30 кеше катнашты. 20 мохтаж кешеге бушка торле характердагы социаль хезмет күрсәтелде. Волонтерлар ветераннарны бәйрәм белән котладылар, өлкәннәргә ярдәм иттелер, һәйкәлләрне  һәм Боек Ватан Сугыш Каһар маннары күмелгән  урыннарын төзекләндерү эшләре алып бардылар.

21 август Карталар йортында яшәүче 1982 елгы Шигабутдинов Ленар бәйләү осталыкларын күрсәтте. Ленар бәйләргә ятимнәр йортында ун яшендә өйрәнгән. Ул бәйләм “кузләрен” бик тиз җыя. Бәйләүне бик тиз бәйли.

 

Әлегә Ленар шарф кына бәйли белә. Киләчәктә ул оекбашлар бәйләргә хыяллана. Өйрәнә алса, үзе оекбашлар бәйләп кияргә уйлый. Ул бәйләргә бик ярата, чөнки бәйләү тынычландыра, бәйләгәндә кеше рухи яктан ял итә.

    2018 нче елның 24 августында Укучылар йорты һәм район мәктәпләре белән берлектә район конференциясе оештырылды. Конференция инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү темасына багышланган иде. Әлеге җыелышта “Изгелек” үзәгеннән гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсененең социаль педагогы Мөхәмәтҗанова А.А. чыгыш ясады. Чыгышын укытучыларны бу проблеманы читләтеп үтмәүләрен үтенү  һәм алдагы эш барышында да бергә-бергә эшләргә теләктәшлек итәргә чакыру белән тәмамлады.

     

24 нче август 2018 ел

    Август ае бәйрәмнәргә бай. Бу айда өч Спас билгеләп үтелә: алма, бал һәм чикләвек спаслары. Бу бәйрәм традицияләре турында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга белгечләр Мостафина Гүзәл һәм Вафина Зина сөйләделәр. Ә шәфкать туташы Ольга Шилова алма, бал һәм чикләвекнең файдасы турында искә төшерде. Чара табигать кочагында, бәйрәм өстәле артында үтте. Әби-бабаларыбыз шашлыктан, алма, бал һәм башка тәм-томнардан авыз иттеләр. Спас турында сынамышлар, табышмаклар әйтелде, күңелле уеннар уйнадылар, биеделәр. Бик шәп ял иттеләр, яхшы кәеф белән өйгә кайттылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International