Өч Спас. Яңа Чишмә картлар йорты

2018 елның 24 августы, җомга

 

Яңа Чишмә картлар йортында Өч Спас бәйрәм иттеләр.

24 нче август 2018 ел

    Август ае бәйрәмнәргә бай. Бу айда өч Спас билгеләп үтелә: алма, бал һәм чикләвек спаслары. Бу бәйрәм традицияләре турында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга белгечләр Мостафина Гүзәл һәм Вафина Зина сөйләделәр. Ә шәфкать туташы Ольга Шилова алма, бал һәм чикләвекнең файдасы турында искә төшерде. Чара табигать кочагында, бәйрәм өстәле артында үтте. Әби-бабаларыбыз шашлыктан, алма, бал һәм башка тәм-томнардан авыз иттеләр. Спас турында сынамышлар, табышмаклар әйтелде, күңелле уеннар уйнадылар, биеделәр. Бик шәп ял иттеләр, яхшы кәеф белән өйгә кайттылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International