Җиңү паркына экскурсия

2018 елның 24 августы, җомга

24 нче август 2018нче ел, жомга

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәге  социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хайбулова социаль хезмәт алучылар өчен, 1943 елда Курск бәрелешендә немец гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышлап, Җиңү паркына экскурсия оештырды.

Чараның максаты:  Русия тарихының, Бөек Ватан сугышы елларының иң мөhим вакыйгалары белән бәйле көннәрне искә төшерү  hәм  батыр – ветераннарга карата ихтирам хисе үстерү иде.

Җиңү Паркында, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ветераннар истәлеге зонасында, сугышларда кулланылган авыр хәрби техника экспонаты  урнаштырылган. Социаль хезмәт алучыларны  парктагы  иң әһәмиятле объект- хәрби сызым буенча төзекләндерелгән Т-34 легендар танкы  кызыксындырды. Белгеч,  1200 танк катнашкан Курск бәрелешендә Прохоровка янында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар китерүе турында сөйләде. Барлык катнашучылар безнең сугышчыларның батырлыгы турында гына түгел, бу җиңүнең кадерен белергә кирәклеген дә аңладылар.

Социаль хезмәт алучылар өчен мондый патриотик экскурсия бәхетле гомер бүләк иткән бабайларның батырлыгын искә төшерә.

Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International