Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре төрле технологияләр белән эшләүне дәвам итә. Шулар арасында «Хатирәләр терапиясе” дигән технологиясе аеруча кулланыла. Хатирәләр, бигрәк тә олы кешеләр өчен,шатлык һәм куанычлар китерә, күңелләрен нечкәртә. Очрашкан саен, үзләренең фотоларын күрсәткәндә, алар үз тормыш юллары аша үтә, хис-кичерешләре белән уртаклаша. Хатирәләр терапиясеннән соң социаль хезмәт алучыларның кәефләре күтәрелә, үзләрен бәяләү дәрәҗәләре арта, тормышның мәгънәсе ныгый бара.