ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

  Куныр авылында гомер итүче Рәшидә Нәҗметдин кызы Әсхәдуллинага 27 август көнне 90 яшь тулды.

2018 елда Россия Федерациясендә Иминлек мәдәнияте елы кысаларында, 2018 елның 25 августында Чистай муниципаль районында «КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК АЛГОРИТМЫ» исемле  Эшче яшьләр форумы узды. Чарада Чистай шәһәре оешмаларыннан 8 команда катнашты. Алар арасында ТР хезмэт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм  социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районындагы  социаль яклау бүлегенең «Социаль патруль»  командасы да бар иде. Чараның программасында иҗади конкурс, тормыш иминлеге нигезләре буенча теоретик белемнәрне һәм гамәли күнекмәләрне тикшерү, ГТО нормаларын үтәү иде.

«Россиядагычәй эчү үзлекләре” ГАУСО КЦСОН "Надежда"

27 август көнне “Гнездышко” приютында Татарстан бәйрәменә багышланган  танталы чара узды.

Мамадыш  картлар  һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр "Шәһәр көне"ндә катнаштылар.

Статистика күрсәткәнчә, юл хәрәкәте иминлеге хәзерге вакытта иң зур проблема булып тора. Юл-транспорт һәлакатендә балаларның җәрәхәт алуы һәм һәлак булуы аерым борчу тудыра. Шул уңайдан «Хыял» балалар приютында Нурлат шәһәре ИП Территореаль ДБУ Юл хәрәкәте иминлеге  башлыгы  Гиматдинова Г. Х. «Юл куркынычсызлыгы» исемле чара уздырды.


24
август, 2018 ел
җомга

“Сәламәтлек баскычы” программасы кысаларында “Веста” Үзәге белгече Әлфия Галимзяновна тарафыннан 2018 нче ың 22 августында сәламәтлекләре чикл булган балалар өчен “Җанлы зарядка” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.

“Әни+бәби” клубы эшчәнлеге кысаларында “Веста” Үзәгендә эшләүче хезмәт буенча инструктор Гүзәл Галиуллина социаль хезмәттә торучы әниләр һәм аларның балалары өчен “Баланың интеллектуаль үсеше” дип аталаган темага төркемле дәрес үткәрде.

2018 нчеелның 24 нче августында “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә йөкле хатыннар белән “Ана бәхете” программасы буенча чираттагы дәрес үтте. Бу дәреснең максаты – булачак әниләрнең үз-үзләренә ышанычын үстеругә юнәлтелгән иде. Дәрес бик күңелле һәм кызыклы үтте. Бигрәк тә, булачак әниләргә музыкотерапия һәм релакс күнегуләрне башкару бик ошады.

24 нче август 2018 нче ел, җомга

Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында «Грипп һәм башка йогышлы инфекцияләр. Кисәтү  һәм дәвалау» дигән темага мәгълүмати – медицина чарасы  үткәрелде. Чарада 38 кеше катнашты.

   Чараның максаты – социаль хезмәт  алучыларны грипп һәм башка йогышлы инфекцияләр, вируслар белән таныштыру, авыруның барлыкка килү юллары, дәвалау ысулларын күрсәтү иде.

   Лекция башында өлкән шәфкать туташы грипп авыруы турында статистика мәгълүмәтләре белән таныштырды. грипп төрләре, авыруның барлыкка килү юллары, дәвалау ысулларын аңлатты.

   Мондый мәгълүмати чаралар үткәрү  социаль хезмәт алучыларда зур кызыксыну уятты. Соңыннан социаль хезмәт алучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга жаваплар алдылар, кызыклы һәм кирәкле чара үткәргәне өчен белгечкә рәхмәтләрен белдерделәр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International