Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе узды

2018 елның 24 августы, җомга

Соңгы елларда республикабызда һәм шулай ук Зәй муниципаль  районында яңа уку елы башланыр алдыннан “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит”  Республикакүләм хәйрия акциясен уздыру матур гадәткә әверелде. Әлеге акция кысаларында күп балалаы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, 1 сыйныф укучыларына хәйрия ярдәме күрсәтү күздә тотыла.

Быел да 24 август көнне “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә бәйрәм чарасы үткәрелде. Бирегә авылларда яшәүче 29 бала чакырылган иде. Чарада әкияти геройлар, сабыйлар белән рәхәтләнеп уйнадылар,төрледән - төрле бәйгеләрдә катнаштылар.

Беренче сыйныф укучыларын Зәй муниципаль  районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов хәерле юлга озатты. Һәрбер балага тантаналы төстә канцелярия товарлары тутырылган букчалар  тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International