Татарстан Республикасы көненә багышланган дартс буенча ярыш

2018 елның 28 августы, сишәмбе

28 нче август 2018 нче ел, сишәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  Татарстан Республикасы инвалидларының төбәк иҗтимагый оешмасы «Спорт хәрәкәте»  ярдәмендә, Татарстан Республикасы көненә багышланган дартс буенча ярыш булып узды.

Чараның максаты: республика гражданнарының физик сәламәтлеген ныгыту, дартс уеннын  популярлаштыру һәм социаль хезмәт алучыларның үз ялларын оештырырга өйрәтү иде.

Оештыручылар барлык катнашучыларны да бәйрәм белән котладылар, дартс уены кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрделәр. Чарада катнашучылар дротиклар белән мишеньгә атып караганнан соң уен ярышына 35  социаль хезмәт алучы актив кушылды.

Уйнаучылар бер-берсенә  төгәл ату техникасын күрсәтеп ярдәм иттеләр.  Алар  уен барышында игътибарлы  һәм төгәл  булдылар. Шуның нәтиҗәсендә   кәеф күтәренкелеге сизделәр. Ярыш дуслык атмосферасында узды.

Җиңүчеләрне балларның саны буенча билгеләделәр һәм мактау грамоталары,  медальләр белән бүләкләделәр. Ярышта барлык катнашучыларга татлы призлар тапшырдыллар.

Барлык катнашучылар уеннан һәм бер- берсе белән аралашудан канәгать булып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International