Гриппка каршы профилактик чаралар. Яңа Чишмә муниципаль районы“Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге медицина хезмәткәре, социаль хезмәт алучылар өчен “Гриппка каршы вакцинация- сәламәтлекне кайгырту” дигән темага лекция укыды. Ул гриппка каршы привика ясату, иммунитетны ныгытуга юнәлтелгән иде.

Социаль хезмәткәрләр 107 өйдә социаль хезмәт алучылар белән гриппка каршы иммунизация турында профилактик сөйләшүләр үткәрәләр, белешмәлекләр тараталар.Шулай ук алар белән социаль хезмәт җыелмасыннан баш тартуның нинди нәтиҗәгә китерүе турында аңлату эшләре дә алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International