“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит». «Веста» Үзәге.

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан һәм «Нык гаилә» партия проекты кысаларында «Веста» Үзәгендә 2018 елның 28 августында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды. Бу көнне Үзәк белгечләре социаль ярдәм күрсәтелүче булачак беренче сыйныф укучысыларына анимацияле чара уздырдылар. Анда балалар әкият персонажлары белән бик теләп төрле уеннарда катнаштылар, күңелле зарядка ясадылар, төрле сорауларга җавап бирделәр.

Алга таба чара хәйриячеләр тарафыннан балаларга тантаналы рәвештә мәктәп кирәк-яраклары тапшыру белән дәвам итте. Иганәчеләр йөзендә студентлар округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Депутаты Ильсөя Мезикова һәм «Бердәм Россия» Башкарма комитет җирле бүлекчәсе партиясенең җитәкчесе Айгөл Аитова балалар һәм аларның әти-әниләрен уку елы башлану белән котладылар, уңышлар теләделәр һәм һәр балага мәктәп-кирәк ярагы белән ранецлар тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International