Юбилярларны котлау ГАУСО КЦСОН "Надежда"

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Юбилярларны котлау.

      Без, Кадыбаш авыл җирлеге социаль хезмәткәрләре Абдуллина А.Н., Ахметзянова З.Ф., Закирова М.Г. үзебезнең карамактагы 85 яше тулган Тухватова Сәгдәнур һәм 84 яшен тутырган Закирова Әлфия апаны юбилейлары белән чын күңелдән котладык. Аларга ныклы сәламәтлек,тыныч тормыш, бәхетле картлык  теләдек. Үткән яшьлекләрен искә төшереп, узган  тормыш елларын хәтердә яңартып, чәй өстәле артында күңелле бәйрәм оештырдык. Аларны хөрмәтләп матур чәчәк гөлләмәсе бүләк иттек, тәмле торт белән сыйладык. Ә әбиләребез безгә авыр хезмәтебездә зур уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International