ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 нче елның 4 нче сентябрендә Л.Н. Толстойның 190-еллыгын уздыру уңаеннан, социаль педагог Лилия Зарипова “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Толстой эзләре буйлап” дип исемләнгән чара уздырды.

Азнакай муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ”Өмет”социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә эшчеләр өчен «Экстремизм – Юк!” декадасында терроризм хәм экстремизмга каршы анлату эшләре үткәрелде.

Балалар матурлык, уен, әкият,  музыка, рәсеме,

хыялларын, иҗаты дөньяда яшәргә тиеш

В.А.Сухомлинский.

«Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләр Волкова Дилә Ильинична җитәкчелегендә чираттагы  вакыйга булып балалар иҗат Йортына барулары булды. Экскурсиянең максаты булып балаларның кызыксынуын үстерү, үзеңнен иҗатына мотивация булдыру. Монда алар балаларның  иҗаты белән таныштылар. Яшь экскурсантларга учреждениянең эшчәнлеге турында сөйләделәр. Музейда балалар кул эшләнмәләре һәм экспонатлар карап кына калмадылар, кайберләре белән хәтта уйнап карау мөмкинлеге тудырылды. Бигрәк  тә  тәрбияләнүчеләргә робототехник бүлмәсе бик ошады. Экскурсиядән соң балалар үзләренең хисләрен бер-берсе белән  уртаклаштылар.

Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

    2018 елның 4 сентябрендә балаларына алиментны вакытында ала алмаучы әти-әниләргә ярдәм итү максатыннан, Әтнә районы социаль яклау бүлегендә суд приставлары белән берлектә гражданнарны кабул итү оештырылды. Чарада мәшгульлек үзәге белгечләре дә катнашты. Хокукый сораулар белән адвокатка да мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булды.

03.09.2019 г. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» Республика хәйрия акциясе кысаларында «Веста»  Үзәге белгечләре 5 инвалид балага яңа уку елына әзерләнергә ярдәм иттеләр. 

2018 елның 4 сентябрь көнендә 14.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә  хокукый ярдәм күрсәтү  максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Чарада район прокуратурасы, социаль яклау, “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, суд приставы  белгечләре мөрәҗәгать иткән гаилэлэрне борчыган  сорауларына җавап бирде, алга таба аларның проблемаларын чишү юлларын планлаштырды.

    28 августта ДБУ “Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү Республика Үзәге” хезмәткәрләре һәм үзәктә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар “Уңыш” бәйрәмендә актив катнаштылар.

4 сентябрь  коне Кама Тамагы муниципаль районының дәүләт автоном «социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Богородский рай» МТЗ һәм СЗ ТР Кама тамагы муниципаль районында» алимент  түләүләр буенча бурычлары булган гаиләләр белән комиссия утырышы узды.

 

    4 сентябрьдә Балык Бистәсе муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Доверие – Ышаныч” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә Бердәм  кабул итү Көне узды.

4 сентябрь көнне “Гнездышко” приютының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән “Терроризмга каршы – бергәләп” дигән  танып-белү сәгате узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International