4 сентябрь көнне “Гнездышко” приютының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән “Терроризмга каршы – бергәләп” дигән танып-белү сәгате узды. Балалар террор төшенчәсе белән таныштылар, үз-үзеңне саклау чараларын белделәр, саклык күнекмәләрен булдырдылар.
“3 сентябрь – терроризмга каршы көрәш көне” дип билгеләп үтелә. Бүгенге көндә барлык дөнья кешеләре терроризмга каршы көрәштә берләште. Һәр кеше куркыныч хәлләргә юлыкса үзен-үзе саклау чараларын алдан өйрәнергә тиеш.
Балалар төрле куркыныч ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга икәнлеген белделәр. Бүген әйтелгәннәр истә калырга тиеш. Ләкин барыбызның да теләгебез бер – беребез дә бу куркыныч хәлләрдә калмасак иде.