03.09.2019 г. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» Республика хәйрия акциясе кысаларында «Веста» Үзәге белгечләре 5 инвалид балага яңа уку елына әзерләнергә ярдәм иттеләр.
Канцеляр товарлары, язма кирәк-яраклары, дәфтәрләр, рәсем ясау һәм балалар иҗаты җыелмаларын иганәчелек ярдәме рәвешендә балаларга «Түбән Кама ресурслар» акционерлык җәмгыяте бүләк итте. Белгечләр балаларның өйләренә барып аларны һәм аларның әти-әниләрен яңа уку елы белән котладылар, укуларында уңышлар теләделәр. Үз чиратында ата-аналар һәм аларның балалары ярдәм һәм игътибар күрсәткән өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.