2018 елның 4 сентябрь көнендә 14.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Чарада район прокуратурасы, социаль яклау, “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, суд приставы белгечләре мөрәҗәгать иткән гаилэлэрне борчыган сорауларына җавап бирде, алга таба аларның проблемаларын чишү юлларын планлаштырды.