ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

4 нче  сентябрь 2018 нче ел, сишәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә “Эш белән тәэмин итү үзәгенең” укыту бүлеге инспекторы Светлана Бахмутова социаль хезмәт алучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларга һөнәр сайлау  һәм  һөнәр үзләштерү өчен нинди белем курсы үтәргә кирәклеген аңлату иде.

Инспектор сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен һөнәрләр, шәһәрдә вакантлы урыннар турында сөйләде һәм  белгечләрнең контакт номерларын әйтте. Һөнәр сайлаганда кешенең профессиональ мәнфәгатьләрен,  психологик үзенчәлекләрен,  мөмкинлекләрен ачыклый торган тест үткәрде һәм “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга тәкъдим ителә торган һөнәрләр”, “Һөнәр сайлау стратегиясе”, “Төрле һөнәрләр классификациясе” дигән буклетлар өләште.

Чарада 10 кеше катнашты.

Балигъ булмаган балалы, әти-әниләре алимент түләүдән баш тарткан гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бердәм кабул итү көне итеп һәр айның беренче сишәмбесе билгеләнгән.

4 нче сентябрь көнне гражданнарны кабул итү Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге бинасында, Арча шәһәре, Советлар мәйданы урамы, 10 нчы йорт адресы буенча үткәрелде. Анда прокуратура, суд приставлары, опека һәм попечительлек, социаль яклау бүлеге, Мәрхәмәтлек үзәге һәм мәшгульлек үзәге белгечләре катнашты. Мөрәҗәгать иткән граңданнарга һәрьяклы ярдәм күрсәтелде.

Алдагы кабул итү көне 2 нче октябрьдә шул ук адрес буенча уздырылачак.

2018 елның 4 сентябрь көнендә 11.00 сәгатьтә Теләче районының администрация бинасындаБердәм кабул итү көне булып узды. Чараның максаты булып, әтисе яки әнисе алимент түләдән баш тартучы балигъ булмаган балалы гаиләләргә  хокукый ярдәм күрсәтү иде. Чарада район прокуратурасы, социаль яклау, “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, опека хезмәткәре  һәм юрист катнашты. Ярдәм сорап килүчеләр бушлай юридик ярдәм күрсәүдән бик кәнагәть калдылар.

Бүген, 4 сентябрь көнне хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гаиләдә балигъ булмаган балаларның алимент түләүдән баш тартучы әти –әниләре,

 Чирмешән муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы кабинетында алимент түләү мәсьәләсе буенча кабул ителделәр. Өч мөрәҗәгать каралды, ике соратып алу җибәрелде.

 Гражданин И. бер үзе ике бала тәрбияли,   бер баласы инвалид, ул «Мәрхәмәтле йөрәк» үзәгендә социаль хезмәт алучы булып исәптә тора.Балаларның әнисе 2006 елдан бирле алар белән яшәми.Анарга карата 2008 елда  алиментлар түләтү турында гариза бирелгән иде, әмма ул алимент түләмәде, балалар язмышы белән кызыксынмады. Әлмәт шәһәренең судына соратып алу җибәрелде

4 сентябрь көнне «Шәфкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә алимент өлкәсендә проблемалары булган гражданнарга консультация оештырылды.

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Урман атнасы – 2018» акциясе кысаларында №2 «Әллүки» балалар бакчасы нәниләре белән «Көзге урманда» дигән темага чара үткәрделәр.

Дәреснең максаты: табигатькә карата мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү.

2018елнын 4 сентябрендэ Лениногорск муниципаль районынын ДАСХКУ ХСХККУ «Исток –Башлангыч» житэкчелегендэ балигъ булмаган балалы гаилэлэргэ алимент тулэудэн баш тарткан ата-аналар турында мэсьэлэлэр буенча ярдэм курсэту коне оештырылды. Алимент ала алмаучы гаилэлэр ярдэм сорап морэжэгать иттелэр hэм сорауларга жавап алдылар. Лениногорск прокурорынын олкэн ярдэмчесе, башкарма комитетынын социаль булеге житэкчесе белгече, районнын суд приставлары, мэшьгульлек узэге, социаль яклау булеге, опека hэм попечительлек секторы, гаилэлэргэ ярдэм курсэту узэге, Лениногорск муниципаль районынын ДАСХКУ ХСХККУ «Исток –Башлангыч» кинэшчесе эш торкеменэ керде.

   4 сентябрь көнне Балык Бистәсенең  1 нче гимназиясендә, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм  күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре 4 класс җитәкчесе  Минневалиева Идалия Фасхутдинова белән берлектә патриотик юнәлештәге  «Без терроризмга каршы» дип аталган флешмоб оештырдылар.

4 сентябрь 2018 ел, сишәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Минем туган ягым – Татарстан”  дигән темага дәрес үткәрелде.

Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында  өлкәннәребез пожар куркынычсызлыгы турында документаль кино караячаклар.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International