ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бурыч меңнәр белән исәпләнә

 

5 нче сентябрь

«Экстремизмга юл юк» ункөнлеге.

2018 елның 3-12 сентябрь көннәрендә «Экстремизмга юл юк» ункөнлеге үтә.  Бу уңайдан Яңа Чишмә интернат-йортында Үзәк китапханә хезмәткәрләре булдылар. «Беслан - безнең хәтер һәм авырту» дигән тема астында 2004 елның 1 сентябрендә булган куркыныч трагедия турында сөйләделәр. Бу фаҗига турында видеофильм күрсәттеләр.

2018 нче елның 4 нче сентябре көнне Түбән Кама муниципаль районында әти-әниләре алимент түләмәүче балигъ булмаган баласы булган гаиләләрне бердәм кабул итү көне оештырылды.

5 сентябрь көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортына ,“Экстремистлыкка –Юк!” айлыгына кергән план буенча ,Шәдче авылы “Изге нур” мәчетенең  вәкиле Фаизова Р.Г. чакырылды.

Реабилитация үзәгендә тантана рәвешендә сызгыч!

2018 ел 04 сентябрендә бердәм гражданнарны кабул итү үткәрү көне кысаларында Балтач муниципаль районында алимент түләтү буенча бушлай юридик консультация уздырылды.

2018 елның 4 сентябрь көнендэОрымширмә авылында яшәүче тыл ветераныСолтанова Сәидә Солтан кызына90 яшь тулды. Шул уңайданСәидә апагаРоссия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Иске Җөриавыл җирлеге башлыгыисеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

   Ел саен 5 сентябрьдә Халыкара хәйриячелек көне үткәрелә.

4 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Д. Р. Гыйләҗев җитәкчелегендә прокуратура, опека һәм попечительлек, социаль яклау бүлекләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, суд приставлары хезмәте вәкилләре катнашында алиментлар түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләгә хокукый ярдәм күрсәтү буенча бердәм кабул итү көне узды. 12 хатын-кыз хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Алар алиментлар юллаганда хәрәкәт итү тәртибен билгеләү өчен комиссия әгъзаларына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.

2018 елның 4 нче сентябрендә «Тылсым» исемендәге халыкка коплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә суд приставлары, район хакимияте, прокуратура, полиция, социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре белән балигъ булмаган балаларга карата алимент йөкләмәләрен үтәмәү мәсьәләсе буенча очрашу узды. Утырышта ата-ананың алиментлар түләүдән качуы һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International